Тэтимол 2015

КҮН-Ү «согласиться, соглашаться» < гом. кыпч. кöн- ~ угыз. гöн- < бор. төрки (ДТС: 314–315) kön- «тураю; төзәю; дөрес юлга керү; күнү» >> чув. кăн-, кун- < кон- «тураю, төзәю; аяк сузу, үлү». Чув. диал. хăн- «төнү, әчелеге бетү». Төбендә ниндидер *кү- < кöö- фигыленең кайт. юн. булса кирәк. Будагов II: 168; Räsänen 1969: 290; Федотов I: 254; ЭСТЯ III: 73–75.

Дерив.: күнел-ү, күнеш-ү, күндер-ү, диал. (ЗДС: 353) күнем «конфликтсызлык»; к. Күндәм, Күндер-ү, Күне, Күнек-ү.

Күндер-ү нигезенең гади сөйләмдәге йөкл. юн. «күнәргә ярдәм итү, үтенү, мәҗбүр итү» мәгънәсеннән тыш, «юнәлтү» мәгъ. дә (к. яз. әд. стильдәге сәлам күндерү) бар. Шуннан һ.б. бүтән очраклардан чыгып, кöн- һәм йöн (к. Юнь ) уртак нигездән дип тә уйлыйлар.



Предыдущая статья            Следующая статья