Тэтимол 2015

КҮНТЕ, күнтәй, күнтәк иск. «судья низшего ранга; знаток обычаев и обрядов; понятой; свидетель на свадьбе» (к. мәкальләр: Куйны күнтәк (~ күнтәй) бозар, туйны тинтәк бозар, Исәнбәт III: 348 – бозу биредә «пешерелгән куйны бор. кагыйдәләр буенча кунакларның дәрәҗәсенә карап өләшергә бүлгәләү»; Күнте чанасын күндерү «туй мәшәкатьләрен төгәлләп тәмам итү – туй шаһитлары утырган чананы озату» – ул чана (арба) иң соңыннан җибәрелгән). Бу сүз, мәҗүси йола-гадәтләр калдыгы дип саналып, ислам әһелләре тарафыннан кулланыштан төшерелгән булса кирәк, югыйсә ул күрше телләрдә тат. теленнән алынып сакланып килгән: чув. күнтеле-, кĕнтеле- (< тат. күнтәйлә-ү ) «шаһитлык итү», иске чув. (1836 елда теркәлгән) кюнделеген, кундэлэгэнь «шаһит, гүаһ; шаһитлык итүче» > хәз. чув. күнтелен id. ~ удм. (Тараканов: 90) канделем, кангелем id.; башк. (М. Гафури мемуарларында) күнтәй авылы «ишан яшәгән авыл». Идел-Урал регионыннан тыш: кырг. күндö «староста, старшина», алт. күндү, тув. хүндү «кунак итү; түрә», чыгт. күндүк «хөрмәт, игътибар, кунакларны кагыйдә буенча хезмәтләндерү» ~ бор. монг. kündü «югары дәрәҗә, әһәмиятле пост; түрәлек, түрә», авар. (VII г.) kündü «гамәлдар, чиновник» < кыт. күң тай «сарай агасы (гофмейстер)», к. Ramstedt 1951: 59–82. Күндү, кунду титулы хәз. як., монг. һәм тунг.-маньч. телләрендә дә очрый (ССТМЯ I: 432).

Чув. хунтă «ярдәм; кемнең дә булса абруйлы химаячесе» (хунтăла- «яклау») сүзе күнте сүзенә бик охшаш, ләкин фонетик җәһәттән аны күнтĕ нигезенә кайтару читен: хунтă < хонтă < * қанды булырга тиеш. Шунлыктан хунтă сүзен М. Федотов (I: 322–323) күнтеле- матдәсен караганда искә дә алмый.



Предыдущая статья            Следующая статья