Тэтимол 2015

КҮНЛЕК, (Тумашева 1992: 109) күнлүк «ладан» < чыгт. күнлүк ~ төр. гүнлүк id. ← иске тат. күн, кен < бор. төрки (ДТС: 307, 327) kün jïpar ~ jıpar kün «күнлек» ~ алт., иске кыпч. киин, кин id. Тув. хин «кендек; кабарга (бизләреннән хуш исле сыекча алына торган болан төре)» сүзенә караганда күн ~ кин кендек сүзе белән тамырдаш: кабарганың әлеге сыекчасы кендеге тирәсенә җыела; чаг. рус. диал. пупина «кабарганың мускус янчыгы (аны тере хайваннан кисеп алалар икән)», күн һәм кен вариантларының килеп чыгышы түбәндәге формула белән аңлатыла ала: күн < күwĕн < кöwин < *кöгин > кöйин > киин > кин > кĕн, к. Аникин: 230, 458; Будагов II: 167; Zajączkowski: 98 (мәгълүматлары тулы түгел). К. Кендек.



Предыдущая статья            Следующая статья