Тэтимол 2015

КҮНДӘЛ, күлдәм (Тумашева: 108), күлтәм (ЗДС: 351) «расстояние между двумя поворотами реки», вернее (что не сказано) «прямая линия между определенными точками» < монг. күнидэл, көнидэл, көнидэлэң, хөндлөң, xöndlöŋ «ара үлчәгәндә мөмкин кадәр туры-төз булып сузылырга тиешле аркан, киндерә»: күни «туры, төз», дэл, дэлэң «ат ялыннан яки койрык кылыннан үрелгән бау» (к. Тәл ). Бу монг. сүзе төрки телләрдә киң таралган: кр.-тат., к.-балк. köndelen, нуг. кöнденен, үзб. кундаланг «туры, аркылы ара», к. Dobr. II: 352. Чаг. ш. ук каз. күнделе- «терлекнең аякларын чапрыш тышаулау» ← чыгт. (Будагов II: 139–140) кÿндэ, кÿнде «тышау, аяк богавы» (фарсычадан диелә).

Дерив.: күндәллә-ү, күндәлләп үлчәү «ике нокта (мәс., агач, яр) арасын аеруча төгәл үлчәү». Безнеңчә, бу күндәл, күндәләң сүзләре активлаштырылырга да лаек, мәс., «диаметр» мәгъ.

Күни тамыры күндәм сүзендә дә бар, к. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья