Тэтимол 2015

КҮНӘК «кожаное ведро; кожаная посуда» < гом. төрки (Радлов II: 1242–1243) кöнäк, кöнэк, алт., кырг. кöнöк ~ госм., төр. köynük, башк. гöйнүк (?, к. Räsänen 1969: 290), бор. төрки könäk «савыт» (ДТС: 315), бор. монг. köneg, könüg «күнәк» һ.б. һичшиксез күн < кöн сүзеннән. Госм., төр. köynük яңгырашы күн сүзенең борынгырак бер яңгырашы кöйн икәнлеген белдерә. ЭСТЯ V: 104–105.

Күнәк сүзе күп күрше телләргә кергән, к. яз. монг. könäg, könüg «күнәк», рус. кунук, кунучок «чиләк» тур. к. Аникин: 324 (шунда ук әдәбият китерелә). Хайрутдинова 2000: 33.



Предыдущая статья            Следующая статья