Тэтимол 2015

КҮМЕР «уголь» < гом. кыпч. кöмир, алт., уйг. һ.б. кöмүр, уйг. диал. кöмәр, хак. кöмĕр, кайбер угыз шивәләрендә гöмүр- һ.б. id., күпчелек этимологлар фикеренчә, күм- < кöм- «күмү» фигыленнән (запас күмерне, кузны көлгә, туфракка күмеп әзерлиләр); ләкин икенче фараз – күмер < кöмүр < *кöймүр кöй- «көю» сүзеннән дип карау да нигезсез түгел, к. ЭСТЯ V: 102–103. Чув. кăмрăк, кăммăрăк, кăммăри «күмер» тур. Федотов I: 253.

Дерив.: күмерле, күмерсез; күмерлек (төрле мәгъ.); күмерлән-ү; күмерче, күмерчелек.



Предыдущая статья            Следующая статья