Тэтимол 2015

КҮМӘЧ, диал. күмәц, (к. Хайрутдинова 1993: 17–19; ЗДС: 352–353) күмич, күмәгәч «булочка, колобок, (белый) хлебец», «пресная лепёшка», «ритуальная и обрядовая лепёшка» (с разнообразными значениями, к. Хайрутдинова op.cit., Будагов II: 162–163) > чув. диал. күммеч, мар. (Исанбаев 1978: 36) комеч, кöмеч, кöмäч, удм. (Насибуллин: 121) кöмеч «күмәч; ак (киң мәгъ.) < гом. кыпч., чыгт., уйг. һ.б. (к. Радлов II: 1320) кöмеч (> нуг., каз., к.-калп. кöмеш), башк. күмәç, кырг. кöмöч < бор. төрки (ДТС: 314) кöмäč «көлдә пешерелгән тәбикмәк; күмәч» (әлбәттә, бу сүзнең камырдан пешерелгән ашамлыкларның исәпсез күп төрләрен белдерүе табигый, башк. сөйләшләрендә хәтта шакмак салманы да күмәс диләр, к. БТДҺ: 163). Бу сүзне элек-электән (М. Кашгаридан башлап) күм-ү («кайнар көлгә күмеп пешерү») сүзеннән дип аңлаталар, ягъни асылда күммәч < кöм-мäч (-мач//-мәч – ашамлык атамаларын ясагыч кушымча). Тат. этимологиясендә күмәч < күммә аш дип аңлату фонетик закончалыкларга хилаф. К. Күмгәч, Күмпәч. ЭСТЯ V: 100–101 (төркм. гöмәч сүзе тур.).



Предыдущая статья            Следующая статья