КҮМӘРТӘ «оптом, во множестве; сразу», «общий» ~ башк. (БҺҺ II: 117; БТДҺ: 163) күмәртей id. ~ чув. күмĕртен, күмертен «күмәртә», күмерте, күмеркке «күләм, гәүдә, бәдән; өем күплек» << уйг. кöмүртә «умыртып, умырып» ← кöмүрт- «күмдереп, аударып» ← кöм- «күмү» (?). Бу аңлатмабызда семантик кыенлыклар бар, ихтимал, уйг. кöмүрт- фигыле күмәк (к.) сүзе белән баглыдыр. Чаг. ш. ук себ. (Тумашева 1992: 108) күмәртәк «пачка». Башк. диал. (БТДҺ: 158) күбәртәләп – халык этимологиясенчә күп сүзеннән. Чув. күмерекке сүзен бор. рус. коумиръ «кумир», осет. gumeri «пот, санәм» сүзләре һәм боларны киммер (халкы) этнонимы белән чагыштырулар (к. Български език, № 7, 1957 һ.б.) дөрес түгел. Федотов I: 322. Дерив.: күмәртәлә-ү; күмәртәле. |