Тэтимол 2015

КҮМӘК «коллектив; коллективом, коллективно, сообща» < уйг. кöмәк, гом. кыпч., үзб., төркм. кöмек «ярдәм», госм., чыгт. (Радлов II: 1320) кöмäг «яурын; тыл; ярдәмче гаскәр», төр. küme, kümek «группа, команда», бор. чыгт. (Поппе 1938: 405) kümek «талпа»; як. кöмö «ярдәм» ~ бор. төрки (ДТС: 322) kümäk «сак, сакчылык» ← кü-, кüü- «арттан карап, саклап, күзәтеп тору». Шулай итеп, төбендә күмәк «тыл; оборона, ополчение» булып чыга. Будагов II: 163; Räsänen 1969: 289; ЭСТЯ V: 98–99 (нигезсез рәвештә күмәк сүзен өмә белән чагыштыру алга сөрелә).

Дерив.: күмәкләп, күмәкләшеп; диал. күмәкче «ярдәмче».



Предыдущая статья            Следующая статья