Тэтимол 2015

КҮЛМӘК «рубаха, рубашка; платье», диал. (ЗДС: 324, 326, 328, 344, 346, 348, 351, 354) көйләк, көйлөˉк, көңләк, көˉңнәк, көнәк, күли, ’үли’ < күлик, күлмик, күңнәк, (ТТДС I: 381–282) күләк, күләкәй ~ башк. көлмәк, күйләк, күлдәк һ.б., каз., нуг. көйлек, куман. köüläk, кар. kölmek, төр. gömlek, аз. көйнәк, чыгт. könlek, тув. хөйлек, хак. диал. күгнәк һ.б. id. (к. Räsänen 1969: 290–291), кр.-тат. kölekse, kölmekse «күлмәк, аның төрле төрләре» һ.б. Чаг. ш. ук себ. (ЗДС: 348) күксемәк «тире җилән», (Тумашева 1992: 106) күгесмәк < бор. төрки (ДТС: 313) köküzmek, бор. уйг. kögüspek «күн куртка; күн камзул төре һ.б.ш.». Сүзнең нигезе köŋül ~ köŋür ~ köŋüz «күкрәк», ягъни күлмәк тәүдә күкрәк киемен белдергән (к. Күңел һәм Күкрәк, Күксә-ү ). Чаг. тат., башк. күмелдерек < күңелдерек ~ төр. kömüldürük «җигүле атның күкрәк асты»; як. кÿңкÿлäки «күн куртка» > рус. кухлянка.

Күлмәк сүзен бор. төрки *köŋläki «күн кием» сүзеннән дә чыгаралар (ССТМЯ I: 433). ЭСТЯ V: 89–90 (бездә китерелмәгән күп вариантлар бар, аңлатма безнеңчә). Чаг. Күгезмәк, Күли. Тат. күлмәге төрләре тур. (ЗДС: 350–351) диалектологлар бик тәфсилләп язганнар. Анда бай фразеологик терминология дә китерелә.

Дерив.: күлмәкле, күлмәксез; күлмәклек; күлмәкчән.



Предыдущая статья            Следующая статья