Тэтимол 2015

КҮЛЕК (М. Гафури телендә; ТТДС II: 205; БТДҺ: 163 һ.б.) «упряжная лошадь; тягловое животное» ~ каз. кöлiк, нуг., к.-калп., үзб. диал. кöлик, үзб. кöлүк < бор. төрки (ДТС: 314) kölük > төркм. гöлүк, гööлүк, төр. gölük id. ← бор. төрки köl-, köˉl- > чув. кÿл- «җигү». Бу сүзләрнең фономорфологик һәм мәгънәви-семантик вариантлары хәтсез: алт., як. кöлкö, кöлö, тув. хöлге «йөк аты (ишәге, качыры); кәрван аты; арба төре», бор. уйг. kölüŋü (тат. *күлеңге булыр иде, чаг. менге) «күлек; ерак юл арбасы» (шуннан – рус. колымага), хәз. як. кöлүй- «җигелү»; монг. телләрендә хöл «юл аты; олау, кәрван; ерактан килгән кунаклар, мөсафирлар; кәрап, палуба; шахмат тактасы» (соңгы мәгънәләр бор. монг. kölü «гаять зур тигез өслекле, дистәләрчә үгезләр, атлар җигелгән арба» сүзеннән – тарих китапларында андый арбаларның рәсемнәре сакланган); Көньяк Себер төркиләрендә кöл id.; тув. ат-хöл синонимик парлы сүз «һәртөрле атлар» мәгъ.

Кайбер телләрдә мәзкүр сүз гомумән «ат» мәгъ. дә очрый: каз. күлүк «чапкыр ат» ~ бур. хүлэг, маньч. күлүк «аргамак» (ССТМЯ I: 429); к. ш. ук бор. төрки (Зәмәхшәри) күлүк «ишәк көтүе», хак. кöлгек «мичәүләп җигү», монг. хöлöг «һәртөрле кәрван; көймә». Тат., башк. диал. көлкәй, көлөк, көлекәй «колынкай» бор. кöлүк сүзенең үзенчәлекле чагылышы булса кирәк.

Күлек сүзе тур. күп язылган, к. Räsänen 1969: 289; Курышжанов 1970; Мухамедова 1973: 130; Karamanoglu A.F. Über kölük und külük // UAJ, 48. 1976: 124–126; ЭСТЯ III: 69–70; ЭСТЯ V: 98.һ.б. К. Күләм, Күлем, Күтәр-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья