Тэтимол 2015

КҮЛӘМ «объём; размер, масштаб» < уйг. кöләм, күләм, кырг. кöлöм, хак., нуг., каз., к.-калп. кöлэм < кöллэм id., к. тув., монг. хöл < кöл «ат аягы; ат йөге; терлек саны; состав», кöллэ- «терлек санын, составны һ.б. билгеләү». К. ш. ук чув. күлем «тышкы кыяфәт, форма», күлемлĕ «кыяфәтле» ~ тат. күләмле, уйг. кöләмлик, кырг. кöлöмдик, хак. кöлемдиг «күләмле; көмәнле». Күләм сүзе бор. төрки сәүдә заманнарында формалашкан. К. Күлек, Күлем. ЭСТЯ V: 98.



Предыдущая статья            Следующая статья