Тэтимол 2015

КҮЛӘГӘ «тень», диал. күләңкә, күләткә id.; Бу өч синоним параллель рәвештә бор. тат. күлә- < бор. төрки (Радлов II: 1270; ДТС: 314) kölü > алт. кöлö-, кöлä- (һ.б. телләрдә) «күләгәләү; ышыклау; яшерү» фигыленнән түбәндәгечә ясалганнар.

Күләгә < гом. төрки кöлäгä, бор. төрки kölige, кырг. көлөкө, ихтимал, тув. хөлеге, угыз. gölge һ.б. id. монголчадан бугай. Ләкин к. к.-балк. кёлекке, хак. диал. кöлäк, як. күлүк id. Тат. диал. (ЗДС: 349) күләгәткә, күләйткә яңарак барлыкка килгән булса кирәк.

Күләңкә, күләңке ~ каз., уйг. көлеңки, көләңкә ← себ. (Тумашева: 107) күлән-, уйг. көлән- [кöлäн-], хак. диал. кöлэн- «яшеренү, ышыклану» ← кöлэ- һ.б (төрле язылышта очрый).

Күләткә «күләгә; күләгә бирүчән» ← күләт-ү < кöлäт-, алт., тув. кöлöт- «күләгә бирү». Бу сүзнең үзенчәлекле мәгъ. бар: себ. (ЗДС: 325) көˉләтке «зонтик», көˉләт-ү «күләгәгә кую».

Күләгә, күләнкә, күләткә сүзләре күп күрше телләргә дә кергән: чув. күлетке, кĕлетке «гәүдә; кыяфәт», удм. диал., мар. диал. кöлäгä «күләгә, ышык» һ.б.

Күлә- < кöлä- фигыле *кö «түбә; калкан» сүзеннән дигән фараз бар. К. Räsänen 1969: 288–289; ЭСТЯ V: 96–97.

Дерив.: күләгәле, күләгәсез; күләгәлек; күләгәлә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья