Тэтимол 2015

КҮЛӘ, (ЗДС: 350) күли «куль; рогожий мешок», русчадан шикелле, < рус., укр., белорус. куль, пол. kul, латыш. kule һ.б. (Фасмер II: 412) «күлә, тупа тукымадан тегелгән капчык», ш. ук җылымның, мурданың «капсыман өлеше». Бу сүзләрнең чыгышын гадәттә һинд.-евр. (лат. һ.б.) телләреннән эзлиләр, ләкин бик үк ышандырырлык этимоны юк. Тат. һ.б. төрки телләргә игътибар ителми. Ләкин к. бор. төрки köl-, kööl- «ат аркасына йөк йөкләү», köl «ат йөге» (хәз. монг., тув. көл, хөл «ат йөге; йөк аты» һ.б., к. Күлек ), тат. диал. (ЗДС: 349) күләк «кап». Ясәвидә Үзен шәйх әйләй-ү, күл-ү-бары хали, ягъни «үзен шәех дип күрсәтә, ләкин күле һәм бары (белем) йөге буш» (фар. бāр «йөк»). Шул күл-ү-бар сүзеннән каз., кырг. көлбар «курҗын» сүзе килә. Төрле күләләр белән эш итү күчмән төрки-монголларга аеруча хас булган. К. Күли.

Күләвәт: күләwәт (ЗДС: 349) «сазлы күл өстендә ачык урын». Күл сүзеннәндер, мөгаен. Ясалышы аңлашылмый.



Предыдущая статья            Следующая статья