Тэтимол 2015

КҮЛ «озеро» < гом. төрки, бор. төрки кöл (угыз. гöл, тув. хöл) «күл, елга тармагы; сазлык» (Радлов II: 1267) ~ бор. монг. köl «сулык; күл» (Поппе 1938: 184). Чаг. бор. һинд. kulyā «елга; канау, канал». Кул II сүзе белән чагыштырылмый. К. Күлләвек . Räsänen 1969: 288; Федотов I: 321; ЭСТЯ V: 95–96; Гарипова 1998: 99–101.

Күл нигезеннән сөйләшләрдә (ЗДС: 350) сәер ясалышлы сүзләр барлыкка килгән: күләwәт «сазлык эчендәге күл»; күлтәм «елганың ике борылыш арасы – турыга аккан өлеше». К. Күләвек.



Предыдущая статья            Следующая статья