Тэтимол 2015

КҮКШЕН, күкшел һ.б. (вариантлар күп) (ТТДС I: 281; Хайрутдинова 2000: 37) диал. «кувшин» ~ чув. кăкшăм < бор. кыпч. күгучын < кукучин «кәккүк; кәккүксыман савыт» сүзеннән, к. төр. диал. göğüm «күке; күкесыман савыт»; тат. телендә дә күкшен «күке, кәккүк» сүзе бар (к. себ. җырында Күрүмәз иле – күк чәчкә, Күләп йергә чыгыпсың; Күкшен баласы бертуган – Күрүшмәс йергә барыпсың, ягъни «Хормузд илендәге күк чәчкә, Гүләп җиргә чыккансың; Күке балалары бар да бертуган, Шулар кебек, күрешмәс җиргә киткәнсең», к. З. Вәлиди. Җырларыбыз хакында // Шура, № 19, 1911: 11); чаг. ш. ук к.-балк. қошун, ком. қожин, осет. диал. ғосин, кабарда. кхъуэшын, адыгей қошын (Отаров 1987: 70) < бор. кыпч. куушын < куучын < кугучын «күке» (-чын//-чен – кош атамалары ясагыч кушымча, к. Bozkaplan. Türkiye türkçesi ağızlarında kuş isimleri // Türk dili araştırmaları yıllığı. Ankara, 1992: 73–79). Рус. кувшин, кукшин төрки телләрдән.

Төрки мифологиядә күке < күкү (ат башындай алтын күке) «байтирәк (к.) башында утырып, дөньяда ни бар – барысын да белеп торучы кош» ~ хак. кöкчiн иней – «барсын белүче кубылгы карчык», кööк ~ алт. күүк «күке».



Предыдущая статья            Следующая статья