Тэтимол 2015

КҮКШӘ «сойка» ~ рус. кукша, кукса «төрле урман кошлары атамалары» < карел. kuukšo id. (Аникин: 316; Фасмер II: 408); ләкин к. тат. диал. кукша (ТТДС I: 255) < чув. кукша < кокша < кашка «кашка, пеләш; күкшә» (күкшәнең башында кашкасы бар) > мар. кокша «кашка». Чаг. ш. ук эвенк. кукэ‾кū һ.б. тунг. «күкшә» (ССТМЯ I: 427). Чаг. морд. Э. каль сезьган = кәл (пеләш) саескан «күкшә».



Предыдущая статья            Следующая статья