Тэтимол 2015

КҮКСӘ-Ү, (Тумашева 1992: 107) кöксән-ү «болеть кашлем, туберкулезом и т.п.» ~ башк. күкһәү, (БТДҺ: 162) күкһе-ү < күксе-ү «ютәлле авыру; сызлаулы», кырг. кöксöö «ютәлле карт; гомумән карт кеше» һ.б. < *кöкүз-ә- id. кöкүз «күкрәк» сүзеннән; чаг. хак., алт., тув. кöксе-, коксö- «ачулану, тиргәү; үпкәләү; бик теләү». Иске тат. күксә-ү «сугышчының күкрәгенә шайман кидерү».

Күксәү сүзе яктылыгында рус. коклюш «бума ютәл» сүзе дә төрки телләрдән дигән фикер туа (бәлки *кöкле- «күксәү» сүзе булгандыр).

ЭСТЯ (V: 94–95) авторлары к.-калп. кöксав «күксәү (авыруы)», хак. һ.б. кöксе- «сүгү, сүгенү» сүзләрен аерым нигезләр дип аңлаталар: «ютәл авыруы» мәгъ. кöк «күк, күксел, зәңгәр» сүзеннән дип исәплиләр һәм дәлил итеп уйг. кöк йүтәл, нуг. кöк йүтел, каз. кöк жүтүл «күк ютәл, күксәү» сүзен китерәләр. Ләкин бу тәгъбирләрдә кöк «күк, зәңгәр» түгел, ә «күкрәк» булуы да мөмкин, к. Күк II.

Гомумән, ЭСТЯ V авторларын да аңларга мөмкин. Шунысы бар: күк (I, II һ.б.) тамырыннан ясалган сүзләрдә яңгыраш чикләре дә, мәгънә чикләре дә аерым-аерым билгеләнмәгән, берсе икенчесенә күчә ала.



Предыдущая статья            Следующая статья