Тэтимол 2015

КҮКРӘК, диал. күкерәк, күгерәк «грудь; женская грудь», (ДС III: 103) «нагрудник» > удм., мар. кöкрäк id. < кöкирэк (нуг. кöкирек, төркм. күкүрек һ.б. төрле язылышларда) «күкрәк» < кöкүр-эк, ягъни бор. кöкүр сүзенең иркәләү-кечерәйтү формасы. К. бор. төрки kökür, kökıp (> мар. кöкыр, чув. кăкăр < *көгөр ~ калм. кöкүр) ими, имчәк», ш. ук. «күңел», к. себ. күкрән-ү «күңелсезләнү, көрсенү», ягъни күңел сүзенең «күкрәк» мәгъ. булган кебек, күкрәк, күкер сүзләренең дә «күңел» мәгъ. булган.

Бор. kökür нигезеннән киң таралган (бор. төрки һ.б.) köküz «күкрәк» сүзе килә, к. Күкес . Боларның тамыры исә бор. төрки кöк ~ бор. монг. kök, kökü (хәз. монг. хөх) «хатын-кыз күкрәге; үзәк; тамыр» бик күп сүзләрдә чагыла. К. Күк II, Күгән, Күңел . Будагов II: 159; Räsänen 1969: 288; Федотов I: 249; ЭСТЯ III: 54–55; Колесникова 1971; ССТМЯ I: 255.

Дерив. киң түгел. К. түбәндәгеләрне.



Предыдущая статья            Следующая статья