Тэтимол 2015

КҮКМУНЦАК себ. (ЗДС: 348) «бисер, камешек голубого цвета». Бу кыйммәтле ташны зәңгәр күзле кешенең күзе тимәсен дип сабыйларның баш киеменә беркетә торган булганнар. Күк һәм мунчак сүзләреннән гыйбарәт, асылда лазурит булса кирәк. Чаг. добр. (Dobr. II: 350) kökmoşaq «мави (зәңгәр) мунчак, назир бунчугы»; «пәйгамбәр чәчәге (Centaurea cyanus)». Гомумән, күкмунчак ташы – сихерле таш, аның тур. хикмәтле сөйләкләр бар.



Предыдущая статья            Следующая статья