КҮКЛӘМ I«пастбище для молодняка; первый выход на пастбище» ← күклә - «күгәнгә (казыклы бауга) бәйләп кую» (к. Күк II ). К. ш. ук к.-калп. кöклем, кырг. кöктöö «язгы көтүлек» ← кöктö- «терлекне язгы яшеллеккә чыгару», каз., тув. кöкте- «яшь үләндә утлау» һ.б. К. Күк I, Күклә-ү II. Монда төрле тамырдан чыккан сүзләр берләшә. К. ш. ук чув. кăкар- < *кöгәр- «казыкка бәйләп утлату» (ихтимал, кöккäр- сүзе булгандыр, чаг. Сугар-у ). |