Тэтимол 2015

КҮКЕРТ «сера» ~ башк. көкөрт, чув. күкĕрт, кĕкĕрт, каз. күкĕрт, кәүĕрт, к.-калп. күкир, нуг. кöкирт, кырг., төркм., госм. күкүрт, аз. күкүрд ~ үзб. гугирд, фар. гогирд, гугäрд «күкерт, шырпы» гар. (> төр.) кибрит «күкерт» сүзе белән чагыштырыла (һәм шуннан килә дип тә тәгърифләнә). Безнеңчә, бу сүз тат. диал. Күгерт (к.) сүзе белән бердәй – бор. күкертле шырпы каты гына шартлап янып киткән һәм бу күренеш күкрәүгә-яшенгә охшатылган. Кибрит сүзе белән охшашлык – очраклы (яисә ул контаминацион тәэсир ясаган).

Күкерт сүзе төрки телләрдән күп күрше телләргә таралган, фар. гүнгүрт, к. калм. күкр, күкүр ~ монг. хүхэр, яз. монг. хурку «ут кабызгыч күкерт» → хуркудэ- «ут кабызып җибәрү» (ССТМЯ I: 478). К. ш. ук Егоров: 122; Номинханов 1975: 258; Räsänen 1969: 307; Федотов I: 320.



Предыдущая статья            Следующая статья