Тэтимол 2015

КҮКБҮРЕ, күкалп (күгалып), күктүрк – мифический предок тюрков – төрки халыкларның мифик атасы. Күк бүре образы төрки халыкларда (татарларда – Касыйм ханлыгы тарихында) Угыз хан тур. әсәрләрдә – Угызнамәләрдә еш очрый. Өй артында дүрт бүре, Дүртесе дә күк бүре дигән такмак-табышмактагы тәгъбир чал борынгылыктан килә. Легендага күрә, Угыз ханның гаскәрләрен шанлы яуларга Күк бүре ияртеп барган. Күк бүре – Кöк бöрү белән беррәттән Бүз (бöз, боз) бүре, шуннан рус фольклорындагы босой волк (шуның тәрҗемәсе – серый волк), аннары угызлардагы боз қурт (қурт «бүре») тәгъбирләре кулланылган. К. Будагов I: 754; Фасмер I: 199.



Предыдущая статья            Следующая статья