Тэтимол 2015

КҮКӘР, күңкәр «столяр; плотник, наладчик», диал. (Остроумов 1876: 93) кукар «плотник» > мар. (Исанбаев 1978: 15) кукарин «ялланган һөнәрче»; чаг. бор. чыгт. кöнкäр-, бор. төрки köngär-, kändgär-, köndgür – «ремонтлау, төзәтү, җайга салу», (Боровков 1963: 184) кöнкäр- «төзәтү». Күкәр < *күкәрче (эллипсис) булса кирәк. Сүзнең тамыры тат. диал. күн- < бор. төрки kön- «тураю; төзәлү; дөрес юлга керү». К. Күн-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья