Тэтимол 2015

КҮК I«небо; синий, сивый (о лошади), небесного цвета», диал. «зеленоватый, зелёный» < гом. төрки, бор. төрки кöк id. (шунысы игътибарга лаек ки, ДТС кöк дигән 11 омоним сүз бирә, хәлбуки күк һәм күк (зәңгәрсу) икесе ике тамырдан түгелдер инде) < бор. köˉk (угыз. гööк) «күк» > чув. кăвак «зәңгәрсу» ~ монг. кöкö, кöке > бур. хүхэ «күк». Төрки телләрдә күп мәгънәләргә ия булган һәм күп дериватлар биргән тамырлардан, к. Номинханов 1975: 224; ЭСТЯ III: 66–68. Төрки телләрдән күрше телләргә дә кергән, к. венг. kek «күк». К. Күгәвен, Күгәл, Күгәмәй, Күгәр, Күгәрчен, Күкәнәш, Күкбүре, Күмгәк, Күкнар, Күкфарыз һ.б. К. ш. ук Будагов II: 157–158; Räsänen 1969: 287; Федотов I: 246.

Күк < кöк сүзенең төрле дериватлары төрки телләрдә бихисап. Иң беренче чиратта һәртөрле чагыштыру, зурайту-кечерәйтү формалары күплеге күзгә ташлана: күгелҗем ~ күгелчем ~ күгелсем; күгелтер, күгелтермә; күксел ~ күкчел ~ күкшел (шуннан күкшел, күкшә – кош атамасы килсә кирәк) һ.б.; аннары беренче чиратта ясала торган сыйфатлар һәм исемнәр: күкле, күклек һ.б.; фигыльләр: күгәр-ү, күклән-ү, күклә-ү ләрдән башлап барча югарыда китерелгән зурайту-кечерәйтү формаларыннан яңа фигыльләр (алардан тагын яңа сүзләр) ясала килә. Күк- компоненты белән ясалган кушма сүзләр дә бихисап: сыйфатлар күк-ала, күкбүз; исемнәр (еш кына ялгызлык исемнәр) Күк диңгез «Каспий диңгезе», Күкбүре «мәшһүр эпик-әкият персонажы», себ. күк аяк «төлке төрчәсе», күк ял «карт бүре», ш. ук – әкият персонажы; күк компоненты белән ясалган кош атамалары, үсемлек атамалары: күкбашак, күкҗиләк, күккүз, күксабак, күктамыр; күктал, күктирәк һ.б. Бүтән төрки телләрдә дә алар санап бетергесез. ЗДС: 343–344, 346–349.



Предыдущая статья            Следующая статья