Тэтимол 2015

*КҮЗЕР, күзүр, (брб. XIX г.) кöзүр (к. Kannisto 1912: 133) «игра в карты; козырь», хәз. себ. (Тумашева 1992: 106) күзүр «сарай» (биек түбәле корылма). Кузыр (к.) сүзенең мәгънәләре яктылыгында «кәрт» һәм «сарай» мәгънәләренең уртак чыгышы гаҗәпләндерми, к. әстр. (без теркәдек. – Р.Ә.) көзөр, к.-балк. кöзүр, каз., алт. кöзöр, калм. кöзр «кәрт; кәрт уены». М. Фасмерның (II: 279) бу сүзләрне рус теленнән дип раславы шик уята, рус. козырь сүзе үзе төрки телләрдән алынган.

Кәрт уены гомумән Кытайда килеп чыккан һәм Европада – тәүдә Австриядә – XVII г. гына таралган. Европага бу уен төрекләрдән кергән булырга да мөмкин. Төрки телләрдә *қозур һәм кöзүр вариантларының булуы аларның элекке кушма сүздән килеп чыкканлыгын һәм қоз < қооз компонентына палаталь яңгырашлы сүз кушылганлыгын күрсәтә шикелле (нәкъ шундый очракларда кушма сүзләрдән палаталь һәм веляр вариантлы филиацияләр килеп чыгучан). Төрки телләрдә кәрт уены терминологиясе бай.



Предыдущая статья            Следующая статья