Тэтимол 2015

КҮЗӘ-Ү I«помешивать огонь в костре, очаге, шуровать, не давать огню распространяться; подправлять», (ДС III: 102) «толочь белье», «очищать зерно от кожуры в ступке», далее (ТТДС I: 204) көйзә-ү, көзә-ү «подрезать ость, хвосты у лошадей» ~ гом. кыпч., к. башк. күйҙә-, күҙә-, каз. кöзе-, кырг. кöзö-, үзб. (ЎХШЛ: 148–149) кööзә- «ашлык күзәү», күйзә-ү «гомумән чистарту», төркм. кöвзе- «күзәү»; тат. диал. (ДС II: 105) күзәү «киле», (ДС III: 66) йезлә-ү «киледә төю». Күпчелек очракларда бу фигыль ашлыкка нисбәтле, ләкин бу мәгъ. «киле-кисап белән эшләү» булганлыгы да ачык күренә; «кисап» мәгъ. кисәү ~ күсәк мәгъ. килеп чыга ала, шул фаразлардан чыгып без «учак күзәүне» дә «ашлык күзәү» белән берләштереп карыйбыз. ЭСТЯ V: 81 (бүтән фаразлар китерелә).



Предыдущая статья            Следующая статья