Тэтимол 2015

КҮЗӘНӘК, (БТДҺ: 156–160) күзгәнәк, күзгәнәс «ячейка в сотах; клетка (тела); почки в картофелине; маленький колодец» < каз. кöзэнэк, кöзелек «кирәгә челтәренең бер күзе; кечкенә күзә», кырг. кöзöнöк «тишек», алт. кöзöнöк, кöзүнöк «тәрәзәчек, тәрәзә», уйг. кöзнәк id.; төр. gözene, gözе «балавыз күзәнәге», gözenek «челтәр күзе, тишек (күп тишекләрнең берсе)», бор. төрки (ДТС: 321) közünük «тәрәзә (булса кирәк)», köznäk «чагылыш» һ.б. күз < köz > göz сүзеннән «беришле күп нәрсәләрнең берсе» мәгънәсен бирә торган -(ы)нак// -(е)нәк кушымчасы ялганып ясалган. Будагов II: 155; ЭСТЯ III: 60–63.



Предыдущая статья            Следующая статья