Тэтимол 2015

КҮЗӘЕН[күзәйĕн], ш. ук (ЗДС: 369, 409) кусайтын, күсайтын, кусыңайтын «свидание; знакомство с новым лицом; вечер в честь гостя – нового лица», күс айтын, күз айтун – «поздравление по поводу возвращения из дальней дороги», Әстерханда (Арсланов 1976: 66), күзәйен булу, күзәйенгә бару (керү) «пойти в дом, куда приехали гости» ~ кар. кöзүң айдын болсун = күзең айдын булсын – тәбрик вә рәхмәт сүзе ~ иске төр., аз. гöзүң айдын олсун id., Чаг. ш. ук тат. диал. күз айны-у ~ «Угызнамә» телендә кöзи айнып, бала тапты «күз яктырып китү» һ.б. Күрәсең, монда ике тәгъбир үзара алмаштырылган: 1) күз айдын булу, 2) күз айнык булу. К. кырг. кöргендиң кöзү айнайт «күргәннең күзе зурая (гаҗәпләнүдән)», хәз. төр. göz aydına gitmek «(кемне) тәбрикләргә бару», gözünüz aydın! «мәрхәба, хуш килдең!». Бик киң территорияләрдә очравына караганда, болар – бик бор. сүзләр (күзәйен < күз айын < күз айдын) – мөселманлыкка кадәрге тәбрик сүзләре.

Кусайтын цырагы (чырагы) – рус. «лучина, которую при отъезде дорогого человека прячут где-нибудь, чтобы зажечь при его возвращении» диелә. Будагов II: 153; Dobr. II: 368–389.



Предыдущая статья            Следующая статья