Тэтимол 2015

КҮЗ I«глаз (төрле күч. мәгъ. белән)» < гом. кыпч., алт., уйг. һ.б. кöз, угыз. гöз < (безнеңчә) *кöрҗ < *кöрг, к. чув. куç < күрҗ < *кöрҗ, Г. Рамстедт (1957: 132) фаразынча, *кö- тамырыннан, шуннан кöр- > күр-ү (к.); күз- < кöз- дигән фигыль дә бар (ЭСТЯ III: 77–79).

Күз сүзе белән ясалган бик күп идиомаларның кайберләре этимологик аңлатмага мохтаҗ. Күз ату, күз ташлау, ихтимал, фар. чäшм äндахтан тәгъбиреннән калькадыр. Күз кешесе – кешенең күзенә караганда анда үзеңнең чагылышыңны күрүдән. Күзе яры-у «корсактагы бәбинең күзе ачылу – бәби туарга якынлашу»: яры-у монда «яктыру» (чаг. хак. харачы чары- id.). К. ш. ук Будагов II: 152–154; Федотов I: 310–311; 314–315.

Күз сүзе тат. телендә иң күп дериватлы нигездер, мөгаен, к. тамыры күз үзе генә булган ясалышлар: күз-күз ; күзгә-күз ; күзмәкүз (бөҗәк); күзәләмә (өеп һәм иң өстенә чокырчык ясап), күзәлә-ү ; күзәнәк, күзәт-ү, күзә-ү, күзлә-ү I (энә күзенә җеп кидерү); күзлә-ү II; күзле, күзлек һәм күзелдерек (рус. «шоры»); күзләвек; күзсез; күзчел «күз тидерүчән (субъект)» һәм күзек-ү «күз тию»; төп компонент күз булган парлы һәм кушма сүзләр: күзәен, күзәфә, диал. күзәрәт, күзикмәк, күзкабак (балык төре), күзкөзге, күзлут, күзмәләк («күз кешесе» – имеш кешене яклаучы фәрештә); ш. ук аккүз, каракүз, тозкүз; күз-колак һ.б. Күбесе тагын тармаклана. Бор. төрки телләрдә дә (к. ДТС: 320–321) бу сүз бай дериватлы булган. К. Рамазанова 2013: 33–50 (күз сүзенең төрле мәгънәләрен, күз тамырыннан үсеп чыккан дериватларны өч «дәрәҗәле»-этажлы корылма итеп күрсәтә, компонентында күз булган алтмышка якын кушма сүз һәм фразеологизмнарны китерә; әмма әле төрки телләрдә кöз тамырыннан ясалган нигез вә сүзтезмәләрнең шактый өлеше тат. телендә дә теркәлмәгән – тагы бардыр).



Предыдущая статья            Следующая статья