Тэтимол 2015

КҮҖӘ «каша из цельных зёрен (нового урожая, ритуальная)» ~ башк. (БТДҺ: 161) күзә id., (БҺҺ II: 115) «ячменный суп», себ. (Тумашева 1992: 112), по В.В. Радлову «плов из очищенных зёрен ячменя» ~ каз., к.-калп. кöже, кöҗе, кырг. кöҗö, уйг. кöҗә, тув. кöжэ, бор. чыгт. кöčе, гöҗä, госм. гүчэ «күҗә (чөгердән, ш. ук арпадан, бодайдан һ.б.)» (к. Поппе 1938: 307; Төхфәт… 1979: 289), алт. кöчö, кочо, монг. кöзö «арпа өйрәсе; көмән» һ.б. Күп күрше телләргә кергән, к. манси kütsä «арпа буткасы» (Kannisto 1912: 134) һ.б. К. Räsänen 1969: 286; ЭСТЯ V: 84–85 (бай материал китерелә).

Күҗә – күп телләрдә ритуаль ризык; Нәүрүз бәйрәмендә күҗә не җиде төрле ашлыктан пешергәннәр (бу хакта бай этнографик әдәбият бар). Төбендә бу сүз кыт. ку цзу > уйг. диал. кудза «тары сорты» сүзеннән килсә кирәк (кытайларда да яңа уңыш яисә яңа ел буткасы пешерелә).



Предыдущая статья            Следующая статья