Тэтимол 2015

КҮГӘРЧЕН, диал. күгәлцин, күгерцен һ.б. күп вариантлар (к. ЗДС: 343–344) «голубь» > башк. күгәрсен, чув. диал. кÿкерчен, мар. кöгöрчен, кöгäрчын ~ чув. (болг.) кăвакарчăн, коакарчан һ.б. id. < гом. кыпч., к. нуг., каз. кöгершин, к.-балк. кöгүрчүн, кырг. кöгүрчкен id. – бу вариант бор. вариантка иң якыны, к. бор. төрки (ДТС: 313) kökörčkun, kokorčkän, бор. монг. (Владимирцов: 225) kögürǯirgene, kögulǯirgene > хәз. монг. хöгүлзиргэн «күгәрчен», к. ш. ук угыз. (төр.) göverçin һ.б.; чув. (Сергеев 1971: 74) коакарччă, мар. (Иванов, Тужаров: 102) күгерцы, удм. гöгöрчи «күгәрчен» бор. чыгт. (Поппе 1938: 224) kögörçi вариантын хәтерләтә. К. ш. ук венг. (Gombocs: 102–103) kokorcs, kokorchun «күгәрчен» һ.б. (күп күрше телләрдә очрый). ЭСТЯ V: 57–59.

Барча китерелгән формалардан иң борынгырагы – бор. монголчасы. Бу сүз, әлбәттә, күк < кöк сүзеннән, ләкин сүзнең ясалышы томанлы. Семантик җәһәттән к. рус. голубь ~ голубой, фар. кабутар «күгәрчен» – кабуд «күк, зәңгәр», осет. әхсинәг «күгәрчен» – әхсин «куе зәңгәр» һ.б. Сафина 2006: 36–37.



Предыдущая статья            Следующая статья