Тэтимол 2015

КҮГӘН I, диал. күңән һ.б. (Будагов II: 158) иск. «верёвка, к которой привязывают барашков – она имеет петли с пуговками, обхватывающие шеи животных», (Радлов II: 1426) «крюк, на который сажаются дверные петли (ось на кронштейне, на которую надевается трубчатая железная полоска, прибиваемая рядом гвоздей, шурупов к дверям)», вообще «крепление двери к косяку», «шарнир», «дверной крючок» > мар. кöган «каплавычлы тимер тотка (рус. “скоба с накладкой”)», кöгöн «йозак, бик», удм. кöгäн «күгән» ~ чув. кăкан (кŏган < *көгән) «чиләк һ.б.ш. колагы, чабата колакчасы» < гом. кыпч. кöгэн, к. башк. (БТДҺ: 158) күгәнәк, каз., к.-калп. күген, кöген, кырг. кöгöн, үзб. (ЎХШЛ: 148 һ.б.) кöгән, сары уйг. кöкен, кöкән, к.-калп. < төркм. гүвен, гүwән < бор. төрки (М. Кашгари һ.б. чыганаклар буенча) köken ~ бор. монг. kögene һ.б. «күгән». Озак гасырлар буенча төрки-монг. халыклары тормыш, көнкүрешенә иң характерлы, иң гадәти-таныш нәрсәләрнең берсе – «терлекне бәйләп кую өчен казыкка бәйләнгән озын бау, аркан; элмәкле бау», бигрәк тә – «күчерелмәле казыкның үзе» – бор. төрки kök (> чув. кăк) «казык, чөй, тамыр» сүзеннән; бу тамырдан kök-ü- «күчерелмәле казыкка бәйләү» фигыле (> чув. кăка-, кăкар- id., як. кöхö «чөй»), шуннан *кöкäгäн «күгән» сүзе ясалган: бәйдәге терлек казыгы тирәсендә әйләнгән шикелле, ишек тә күгән тирәсендә әйләнә. К. Күгән II, Күклә-ү. Федотов I: 248–249; Räsänen 1969: 287; ЭСТЯ V: 93–94.

Дерив.: күгәнле, күгәнсез; күгәнлә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья