Тэтимол 2015

КҮГӘЛ «селезень», диал. (ЗДС: 343) «утка (вообще)», (Тумашева 1992: 105–106) «вид диких уток, утка-зеленоголовка» < себ. (Дмитриева 1981: 160) кöгäл «үрдәк» ~ алт., кырг. һ.б. кöгöл >> госм., төр. (Bozqaplan: 62) gögel, gövel > Д. болг., укр., рус. гоголь > «ата үрдәк; кыр үрдәге төре» ~ каз. кöгээл «җете яшел» < бор. *кöкэгүл булса кирәк (кöкэ «күк, яшел», -гүл төс атамалары ясагыч кушымча), шуннан ук күгәвен < *күгәвел дә булала. Räsänen 1969: 287; Федотов I: 246 (чув. кăвакал < болг. күәгәл < кööгэл «үрдәк»).

Рус. гоголь тур. Аникин: 167 (рус этимологлары бу сүзнең төрки телдән алынганлыгын инкяр итмәкче, ләкин аларның фикерләре нигезсез).



Предыдущая статья            Следующая статья