Тэтимол 2015

КҮВӘЧ[күwәч], күwәц (ЗДС: 343), брб. (Радлов II: 1417) күйәҗ (кÿjäǯ дип язылган) «кувшин» ~ НФтә күвәҗ, бор. угыз (Мухамедова 1973: 129) күвеч, төр. güveč «көршәк», «чүп чүлмәге», алт. кööш «көршәк». Бор. төрки *kögäč булырга тиеш. Күәс чиләге белән чагыштыру проблематикалы. Чаг. ш. ук төр. küvet «һәртөрле әрсез савыт: кер юу һәм юыну тасы, ванна һ.б.ш.»



Предыдущая статья            Следующая статья