Тэтимол 2015

КҮБӘК II, диал. көбәк «ствол ружья; деревянная труба (специально высверленная) для различных целей; било цепа (для крепости привязки оно наполовину высверливается трубкой, туда вводится ременной узел)» – асылда күп* «куыш агач» сүзеннән кечерәйткеч форма (деминутив), к. себ. (Тумашева 1992: 100) көбәк «агач чиләк, кәстрүл, кое бурасы», башк. көбәк «күбәк; самавыр торбасы», көбөсәк «агач купы» ← көбө «озын (биек) чиләк, майязгыч» (к. Гөбе, Көбе ) ~ каз. күбби, алт., кырг. күп, үзб., таҗ. гуппи, үзб. диал. күпи «гөбе», аз. (АДДЛ: 275) күпи «шүре, камыш, көпшә» ~ удм. гумы, фин. käämi, саам. габме «күбәк, көпшә» (В.И. Алатырев чагыштыруы) һ.б. (охшаш сүзләр һинд-ир. телләрендә дә очрый) – бор. (фин-угор?) *köbbä «эче куыш кәүсә» сүзеннән; бор. тормышта үзәге куыш (уелган) агач күп нәрсәгә кулланылган – аннан һәртөрле торбалар, савытлар, шүреләр, тәгәрмәчләр ясаганнар, к. Кәүсә, Көпчәк, Көпшә.

Тат. диал. (Тумашева 1992: 92) кәбәк «күбәк» болг. *күәбәк (ö > үә) яңгырашыннан. Чаг. ш. ук кәүсә < *күәвсә. Төр. göbek «көпчәк; кендек; үзәк» (> чув. кăвапа < болг. *күәбәг id.) сүзе дә күбәк сүзенә иш булса кирәк («кендек бавы» > «торба»), к. ЭСТЯ III: 52.

Башк. күбәмә «юкәнең тоташ салдырылган кабыгы» элек *күбә дигән фигыль («торбалау, торба ясау») булганлыгын күрсәтә шикелле.



Предыдущая статья            Следующая статья