Тэтимол 2015

КҮБӘ «копна, копёнка» ~ кр.-тат. (Dobr. II: 402) küpen «кибән», чув., рус. купа, копа, рус. диал. копень һ.б. – бер яктан каз. (ҚТДС: 159–160) кöбе, нуг. күпен, хак. кöпэн, тув. хöпээн ~ бур. гүбööн «өем, күбә», икенче яктан эстон. kubo, koop, фин. kupo, kuuppo id. белән баглы булала. Чаг. ш. ук фар., төр. küme «өем, өер; күбә», к. Күп . Бу сүзнең -на//-нэ белән киңәйтелгән варианты тат. (ТТДС I: 257) купына ~ рус. копна < копъна, морд. копуня, каз. (ҚТДС: 175) күпәнә «күбә» ш. ук рус-слав. даирәсендә дә, төрки телләрдә дә (*күп- «җыю» фигыленнән) килеп чыгарга мөмкин. Гомумән, күбә, күрәсең ностратик тамырларның берсе, к. Фасмер II: 418–419; Kluge: 396; Федотов I: 308–309 (арытабангы әдәбият күрсәтелә); ЭСТЯ VI: 80–81.

Дерив.: күбәле; күбәлек; күбәлә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья