Тэтимол 2015

КУЯН [қуйан] «заяц» < гом. кыпч., урта төрки қойан, алт., шор. қозан, ходан һ.б.ш. хак. хозан, хōзан, як. хотон-ох, алт. диал. кöйöн id.; тув. қодан «куян, көтү, табун, табыр» (? куяннар көтүләре белән йөрмиләр, монда ике сүз булса кирәк), қойғун «куян; куркак» ← хой-, кой- < qor- «курку» сүзеннән, ди Räsänen 1969: 278). Ни өчендер бор. төрки сүзлектә куянга охшаш сүз юк. Чув. хоран, хуран «куян» тур. к. Корнилов 1971: 29–36. Чув. хоран < *хораган «курка торган» булуы бик ихтимал, әмма семантик җәһәттән бу версия безне бигүк канәгатьләндерми: куркак җанварлар бер куян гына түгел!

Рус. диал. койон, куян тур. Аникин: 341 (шунда ук – әдәбият). Федотов I: 319; ЭСТЯ VI: 29–30.



Предыдущая статья            Следующая статья