Тэтимол 2015

КУЫШ II, диал. күүш «дупло; пустота, полость в теле чего-либо; шалаш; полый» ~ кар. ковуш, кувуш «куыш, буш; бокал», ком. қувуш, куман. қовуш, үзб. диал. (ЎХШЛ: 165) қувуш «куыш, уем», нуг., каз., к.-калп. куыс, қувус «куыш» һ.б. < бор. төрки qоγuš «суүткәргеч (торба яисә улак)» ~ чув. хÿше, хушă, хуш «куыш, шалаш».

Куыш сүзенә элгәр булырдай тагын өч сүз бар: 1) себ. тат. (ДС I: 96) кугыҙ, қōгус1, кугыс «куыш, куышлык» (қōгус2 «арка үзәге, умыртка», чаг. qоγuš «торба»); 2) иске тат. куш, күш < гом. кыпч. қош «арбада (каңгыда) йөртелә торган җиңел тирмә; көтүче куышы; хәрби тирмә, чатыр; хәрби лагерь» (> рус., укр. кош) ~ монг. кош; 3) чув. хăвăл < *кыwыл «куыш», себ. тат. қуыл «почмак, ярык; агач куышы» (к. Куыл ) ~ хак. хоол, тув. коңгул ~ монг. qobul, калм. xowl (Räsänen 1969: 275) «куыш, куышлык». Болар барысы да бер нигездәнме, анысын кистереп әйтеп булмый. Һәрхәлдә куыш ның тамыры – гом. алт. коң «уем, куышлык» (онопоэтик сүз) булса кирәк, ясалышы бигүк ачык түгел (к. култык < куңылтык). К. Куык, Күш.

Бор. кош, коуш «агач чүмеч» сүзеннән рус. ковш сүзе килә (ләкин бу версияне рус телчеләре кире кага). Рус. кош «ирәк, утар, күчмәннәр авылы» тур. Аникин: 309. К. ш. ук Федотов II: 376.

Дерив.: куышлы, куышсыз; куышлык; куышлан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья