Тэтимол 2015

КУЫРМАЧ, курмач, диал. (Хайрутдинова 1993: 104) куырма, куырган «жареное зерно; шкварки; кавардак» > рус. курмач id. < гом. кыпч., алт. чыгт. куурмач id. – куыр-у фигыленнән ашамлык атамаларын ясый торган -мач// -мәч аффиксы ярдәмендә ясалган, к. госм. kavurmač, үзб. кавурмач, бор. төрки (МК) қағурмач id. (к. Гуломов А. Сўзлар хаётидан // Ўзбек тили ва адабиёти, № 6, 1996, бик күп әдәбият һәм параллельләр китерелә). Аникин: 330 (арытабангы бай әдәбият бирелә).



Предыдущая статья            Следующая статья