Тэтимол 2015

КУЫК «пузырь» < гом. кыпч. қуwық, қуwуқ, як. хабах «сидек куыгы» < төр. kavuk, уйг., чыгт. қаwуқ, бор. төрки qavuq, qawïq id. (МК; ДТС: 406, 438), аз. ғовуғ «куык»; ком., бор. төрки ш. ук «(мендәр эченә салына торган) кибәк; мамык; кабырчык» ахыр чиктә кау (к.) сүзеннән булса кирәк. К. ш. ук госм. қоғуқ, төр. kovuk, үзб. коwоқ, каwақ > фар. каwак «буш, куык; куыш; мурт, күпшәк». К. Куыл.

Кырг. қооқ < қаwуқ «җинаятьчеләрнең, әсирләрнең башларына кидерелә торган һәм дөянең чи тиресеннән эшләнгән бүрек – ул кибә-кибә кешенең баш сөяген деформацияләп, бәндәне амнезиягә китергән, бәбиләр кебек күндәм-ихтыярсыз итә торган булган (чаг. тат. диал., алт. һ.б. ку баш «аңсыз, хәтерсез»). Чаг. ш. ук Куыш.



Предыдущая статья            Следующая статья