КУШЫН тар. «ополчение» < чыгт., уйг. қошун, кырг. қошуун, каз., к.-калп. қосын, төр. košun, аз. ғошун һ.б. id. монг. сүзе булса кирәк: тув. кожун, бур. хошшун (> рус. хошун) ← яз. монг. xosiγun «район, волость; хәрби берәмлек». Doerfer III: 282; Аникин: 634. Монг. дәүләтләрендә хәрби бүлек һәм административ берәмлекләрнең бердәй аталуы – билгеле факт. Кушын сүзенә мәгънәдәш күшен сүзе дә бар. Асылда бу сүз куш «саклану чарасы» (к. Куш ) тамырыннан һәм аръергардны белдергән. |