Тэтимол 2015

КУШ-У II«1) сложить; прибавлять, добавлять; 2) поручать, приказывать (во всех основных тюркских словарях эти значения даются вместе, хотя промежуточных значений недостаточно)» – арадаш мәгънә булып «булганына өстәү» тора: эшкә кушты эш кушты яки сүз кушу әмер (боерык) кушу һ.б., к. чув. хуш-, удм. куш-, кос-, мар. уш- < гом. төрки қош- (нуг., каз., к.-калп. қос-), аз. ғош- «кушу; җигү; иярү; җитү; нәрсәнең булса артыннан йөрү; сыгыт әйтү», бор. төрки (ДТС: 460) qoš- «кушу, өстәү; парын-сыңарын сайлау; ат бәйләү; бозауны һ.б. имезү», төр. koš- «артыннан йөгерү; куу; гомумән йөгерү; шарт кую» – гомумән, бу сүзнең мәгъ. төсмерләре гаҗәеп дәрәҗәдә күп һәм катлаулы; фигыль грамматик мәгънәсе, шиксез, куш исем-сыйфат мәгънәсе белән бәйле (к. Куш ).

Куш- бик продуктив нигез: кушыл-у, кушыш-у; куштыр-у; к. Кушма, Кушык, Кушылдык, Кушым, Кушымта, Кушымча; Кушын, Кушынты, Кушыр-у. К. Räsänen 1969: 283; Федотов II: 375; ЭСТЯ VI: 90–94.



Предыдущая статья            Следующая статья