Тэтимол 2015

КУШТАН «угодливый; радушный», иск. «фискал, человек, близкий к начальству; сват; посредник между (русской) администрацией и простыми крестьянами; староста (у нерусских народов Поволжья)» ~ «Идегәй» дастанында қуштан кош – «тәхет аркалыгына төшерелгән кош – һомай кош рәсеме» (Ал тәхетнең аркасы – Алтын йыгач, куштан кош Сайрап телгә килгәндә…); тәхет аркалыгына шундый герб төшерү Иран шаһлары гадәте булган. К. Насыйри куштан «адвокат» дип аңлата һәм бу сүзне фар. қәст «мөддәт; дөреслек», қәстбан «дөреслекне тикшерүче» сүзләре белән бәйли (ЛТ II), безнеңчә, бу сүз фарс. хош даһан «хуш авыз» (чаг. Хушаваз ), ягъни «татлы телле» дигән сүздән, чөнки кр.-тат. һ.б. қуштан «мәрәкәче, шаталак; тапкыр сүзле» (к. Будагов II: 83). Фар. сүзе монг. яуларына кадәр кыпч. телләренә кергән һәм Алтын Урда һәм Казан дәүләте чорларында административ мәгънә – «хөкүмәт агенты, гаскәр җыючы һәм хөкүмәт файдасына үгетләүче» (к. Түрә куштансыз булмас; куштанга ышанма, кушканга ышан; кем боерса – шул солтан, кем йөгерсә, шул – куштан; начар арба юл бозар, начар куштан ил бозар һ.б.ш. мәкальләр шуны күрсәтә, к. Исәнбәт Н. Мәкальләр III: 75, 338–339, 656), куштан итәк – бизәкле итәк куштаннарның махсус формасы булганлыгын күрсәтсә кирәк (кием өлешләре буларак куштан тур. к. ЗДС: 433).

Куштан сүзе тат. теленнән күрше телләргә кереп киң таралган, к. чув. куштан, коштан, каштан «холыксыз; усал; ил козгыны; купшы; китмән» (? к. Ашмарин VII: 64), мар. коштан «усал, елгыр; холыксыз», удм. куштон «купшы, көяз; тәкәббер», рус. коштан, коштанник, каштан «ил козгыны; усал; елгыр, гайяр; җыелышларда актив катнашучы; әләкче; халык адвокаты; купшы, көяз һ.б.» (СРНГ 25: 15–156, авторлар фикеренчә бу сүз русча кошт «иске администраторларга һ.б. бирелгән акча» сүзеннән). Тат. диал. каштан (ТТДС I: 235) «күрекле» рус теленнән кире алынма.

Куштан сүзе тур. әдәбият ишле, бигрәк тә чуваш коштаннары тур. к. Кузнецов 1957 (344 сәхифә!); Скворцов 1976: 73–100 (автор фикеренчә, коштан, каштан монг. кашиктан «ханның шәхси гвардиясе» сүзеннән, ләкин монг. сүзе асылда кэшиктэн, ягъни палаталь вокализмлы, ә куштан сүзенең андый варианты юк). К. ш. ук Аникин: 310; Федотов I: 310; Ахметьянов 1981: 85–86; Тимергалин: 267–268.



Предыдущая статья            Следующая статья