Тэтимол 2015

КУШМАН диал. (глз.) «репа, редька» ~ чув. кушман, кăшман «чөгендер», кăшми, кушшăм, кушăм (Ашмарин VII: 62) «турнепс; шалкан, әче торма», морд. кшумань, мар. ушман «турнепс, гәрәнке, бүкән шалкан», качушман «ачы гәрәнке, ачы торма», үшмэн торма» (Саваткова: 177; Иванов, Тужаров: 75, 294). КЭСК коми. кушман сүзен чув. теленнән дип күрсәтә, әмма к. манси. kas′s′әm, košmәŋ, xōsman «суганчыл үсемлек», коми. komiz, удм. kumuz «суган», венг. hagyma «сарымсак» (к. Редеи К., Рона-Таш А. Об одном агрокультурном термине в языках Среднего Поволжья // Turcologica к семидесятилетию акад. А.Н. Кононова. Л., 1976: 142–145). Шулай итеп, кушман Идел-Урал регионында таралган угор сүзе булып чыга. М.Р. Федотов (I: 267) бу сүзне бер нигезсез «чуваш сүзе» ди.



Предыдущая статья            Следующая статья