Тэтимол 2015

КУШАМАТ «прозвище» – гадәттә кушым ат сүзеннән дип аңлатыла, ягъни «өстәмә исем» була. Әмма бу – халык этимологиясе генә. Кушамат исә – икенче бер сүз. Себердә һәм башкортларда туйда кушамат «урынбасар, төп персонажларның ярдәмчесе»: кушамат егет – «кияү егете», кушамат ата «кыямәтлек ата» һ.б. (к. Башҡорт халыҡ ижады I. 1995: 539), к. каз. кушемет, кырг. кошомат «комплимент; хөрмәт, шан-шәрәф» < фар. хош āмад(ед) «хуш килдегез, хуш киләсез» – хөрмәтле кунакларга мөрәҗәгать сүз (хуш килдегез тәгъбире дә шуннан калька булса кирәк). Дәрәҗәле, хөрмәтле кешене исемләп әйтмәү, читләтеп атау фарсы мәдәниятендә этик норма булган, к. Ишан. Башк. қушамат қыҙ «көрәштә беренче батырга тәгаенләнгән кыз» тур. к. Бурангулов М. Сәсән аманаты. Өфө, 1995: 220–227. К. Хушамәт.



Предыдущая статья            Следующая статья