Тэтимол 2015

КУШ II«двойной; парный», диал. (ТТДС I: 212) «супруг или супруга; нечто дополняющее» – тат. телендә шактый актив кулланылса да, бу сүз чув., мар., удм. телләрендә юк. Бу хәл тат. теленә дә сүзнең соңрак кергәнлеген күрсәтә. Гом. төрки қош, кōш, төркм., аз. ғош, нуг., каз., к.-калп. қос, бор. монг. qoc > бур., як. хос бик күп мәгънәле сүз: «бергәлектәге, пар; сабан һәм үгез; лагерь; аерым торлак; шалаш, куыш; көтү; бер атлык йөк» (Радлов) – бу мәгънәләрнең уртак семемадан килгәнлеген нигезләү тәҗрибәсен Л. Будагов (II: 82–84) бирә. Кōш «куыш, чатыр > лагерь» сүзенең куш белән бердәйлеге бик шикле. Әмма, куш һәм куш-у сүзләре һичшиксез уртак тамырдан. Бу тамырны Н.Н. Поппе монг. холбу- < *qolbu- «кушу» белән чагыштыра (к. аның Монгольские числительные // Языковедческие проблемы по числительным. Л., 1927: 97–110).

Куш тамыры төрки телләрдә иң продуктивларның берсе: ул кушма сүзләр ясалуда киң кулланыла (мәс., тат. кушаяк, кушбаш, кушбугаз, кушбуын, кушканат, кушколак, кушкөбәк, кушарлык, куштояк, кушуч, кушъяулык, к. ТТАС II), к. Кушай, Кушарла-у, Кушарай, Кушуч, Кушчы, Кушыр-у. К. Куш-у.



Предыдущая статья            Следующая статья