Тэтимол 2015

КУЧТЫ диал., тар. «молодой друг; оруженосец», при обращении к молодым кучтым «дружище; дружок» ~ башк. қусты «туган; батрак; ярдәмче», нуг. диал. қоччы, нуг. қошшы, к.-калп. қосты «юлдагы хезмәтче; дәрәҗәле кешенең яраны», каз. қосты «юлчы; юлга алган хезмәтче (егет), дая (хатын), нөгәр», кырг. қошчу «озатып баручы; батырның ат караучысы» һ.б. гадәттә гом. кыпч. қош «юлдагы куыш» яки қош «куш, иптәшлек итүче» (чаг. тат. диал. кушлык «төп персонажга юлдашлыкка калган кеше») сүзеннән дип карала. Ләкин к. Урта Азия һәм Иран төркиләрендә (Будагов II: 73–74) қорчы, қурчи (қур «корал») «кучты, батырның корал йөртүчесе» ~ монг. қурчут id. Фонетик җәһәттән кучты < куччы мөмкин булса да, кучты < курчуты id. ышанычлырак. Өстәвенә башк. кусырсы < курчысы «тәнсакчы» сүзе дә бар, к. Курчала-у. Монда, гомумән, төрле тамырлар контаминациясе бар бугай. Чаг. Кушчы.

Кайбер мәгълүматларга караганда, рус. диал. (Көньяк Себер) кыштым «буйсынган халык, хезмәтчеләр» сүзе дә тат. (себ. тат.?) теленнән килә икән, к. Аникин: 345. Бәлки бу сүз кучтым дигәннән киләдер?



Предыдущая статья            Следующая статья