Тэтимол 2015

КУЧКАР I, себ., миш. куцкар, себ. (ЗДС: 418–419, 432) қōцқар, қōчқōр, коча «баран-производитель; бойцовый баран-чемпион» < гом. кыпч., чыгт., уйг. қочқар (> башк. қусқар, нуг., каз., к.-калп., тув. қошқар), кырг., алт. қочқор (> хак. хосхор), кар., к.-балк., гаг. қочхар, төркм., госм. ғочғар < бор. төрки (ДТС: 451) qočqar, qočuŋar id. ← тат. диал. (ЗДС: 432) коча, куч, кар., гаг., чыгт., госм. қоч < бор. төрки qoč ~ аз., төркм. ғоч ~ калм. хуц, хуцу, бур. хуца, кырг., алт., монг. қуча «(печтерелмәгән) сарык тәкә се», күч. «дәртле егет, көрәшче». Себер төркиләрендә (к. Сатлаев Ф.А. Старинный обряд испрашивания плодородия у кумандинцев // Религиозные представления и обряды народов Сибири. Л., 1971: 130–141) коч, коча, хоч, хоча «шәһвәт һәм үрчүчәнлек тәңресе». Бу тәңре бор. археологик ядкәрләрдә кат-кат мөгезле кучкар рәвешендә табыла. Ирани культларда да падишаһлык рухы – коты hvarna, hvarr > фар. фарр «уңыш, бәрәкәт, үрчү һәм дан рухы» сарык тәкәсе, кучкар рәвешендә сурәтләнгән (к. МНМ I: 557) һәм кучкар сүзенең – қар өлеше шул hvar сүзеннән килергә мөмкин. К. Кучкар II, Куччак. ЭСТЯ VI: 87–89 (коч матдәсендә). Торма Й. Этимология одного бродячего слова венгерского происхождения в башкирском языке // Tatarische etimologische Studien. Szeged, 1988: 232–238 (мәкалә күчәр сүзенә багышланган, ләкин кучкар сүзенә дә зур урын бирелгән: венг. kos «кучкар»). Аникин: 308, 338–339 (рус. кочкор һәм куцан «кучкар» тур.; күп материал һәм әдәбият).



Предыдущая статья            Следующая статья