Тэтимол 2015

КУТАР-У (ЗДС: 430–431) «перекладывать, перемещать, поднимать с места» < гом. төрки қотар-, кырг. қотор-, алт. қодор- id., бор. төрки (ДТС: 461) qotar-, qotur- id. ~ як. хотор- «аш бүлү; күчерү», үзб. қўтар- «күчереп утырту», каз. (ҚТДС: 208) қотару «аудару; тәрҗемә итү; күчерү», алт. диал. котор-, кодор- «сүтү, җимерү, аудару», кр.-тат., төр. (Будагов II: 70) kotar-, koutar- «күчереп төяү; көрәкләү, көрәү; аш бүлү» һ.б., һәркайда актару белән контаминацияләнә, ләкин актару белән тамырдаш түгел. Куптару белән тамырдашлыгы да шикле. ЭСТЯ VI: 85–86.

Дерив.: кутарыл-у, кутарт-у. Диал. (ЗДС: 431) қутарын-у «чишенү» кутар- нигезеннән микән – әйтүе кыен, һәрхәлдә алт. котор- «сүтү» фигыле дә бар.



Предыдущая статья            Следующая статья